Быел герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры Чаллыда узачак
12-14 февраль көннәрендә Чаллы шәһәренең Боз сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш буенча ачык турнир узачак. Быел турнир берьюлы өч мөһим датага: Чаллының 400 еллыгына, КамАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлана.
63нче тапкыр үткәрелә торган ярышта 40тан артык команда һәм 400гә якын көрәшче катнашуы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.