Миңнеханов: Казан Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе чараларын кабул итәргә әзер
Казандагы инфраструктура теләсә нинди спорт чарасын, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең спорт теләктәшлеге уеннарын кабул итәргә сәләтле. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе (ISSA) генераль сәркатибе Нассер Маҗали белән очрашуда белдерде.
Очрашу Эр-Риядта узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
- ISSA – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы составына кергән мөстәкыйль оешма. Аңа 57 илдән вәкил бар.