Ел башыннан бирле 21 кеше һәлак булган: Татарстанда янгында үлүчеләр саны арткан
Ел башыннан Татарстанда янгыннар 21 кешенең гомерен өзгән – үткән ел белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк. Янгыннар саны 12,6 процентка арткан. Ни өчен республикада үлүчеләр саны арткан – «Татар-информ»да матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин сөйләде.
Янгыннарда 21 кеше һәлак булган
Ел башыннан Татарстанда 294 янгын булган, бу узган елның шушы чорына караганда 12,6 процентка күбрәк. Янгында һәлак булучылар саны кискен арткан ...