Казанда Гашыйклар көне уңаеннан бушлай чаралар узачак
Киләсе атнада Тимерьюлчылар мәдәният йортында Гашыйклар көненә багышланган бушлай чаралар сериясе оештырыла. Казанлыларны мастер-классларга, лекцияләргә һәм мәхәббәт турындагы нәфис фильм карарга чакыралар, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе.
Сишәмбе, 10 февральдә, «Парлы картина» мастер-классы узачак. Катнашучылар бергәләп картина ясый һәм аны үзләре белән истәлеккә алып китә алачак. Башлана 18:30 сәгатьтә.
Чәршәмбе, 11 февральдә, шәһәр халкы өчен «Румба» биюләре буенча парлы дәрес үткәреләчәк.