Татарстанда буран һәм -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Бүген, 8 февральдә, Татарстанда тотрыксыз карлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Кайбер районнарда, шул исәптән ТР башкаласында, буран көтелә, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая. Юлларда кар көртләре һәм бозлавыклар барлыкка киләчәк.
Көньяктан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртә. Кайбер урыннарда аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.