Рөстәм Миңнеханов табибларга яңа бурычлар билгеләде: Исәнлек булмаса, берни кирәк түгел
Инфаркт һәм инсультлар кимегән, яман шеш очраклары арткан
Төп доклад белән сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хисап тотты. «Бөтен медицина җәмәгатьчелегенең төп эш нәтиҗәсе үлем кимү булды. Бу күрсәткеч ковидка кадәр булган вазгыятькә кайтып килә», – диде министр.
Татарстанда йогышлы булмаган хроник авырулар бүген 100 мең кешегә 182 мең очрак тәшкил итә. Россия буенча уртача күрсәткечтән бу 3 процентка күбрәк. Альмир Абашев моны ачыклау дәрәҗәсе арту белән бәйләде. Моңа профилактика...