Рөстәм Миңнеханов табибларга: Хәзер башкача эшләргә кирәк!
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың медицина хезмәткәрләренә эш сыйфатына игътибарларын арттыруларын сорады. Бу хакта ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе чыгышында әйтте.
«Бүген мәгълүмати системалар халыктан кире элемтә алырга мөмкинлек бирә. Халыкның өмете бүтән хәзер. Элек ак халатлы кеше күренүгә рәхмәт әйтсәләр, бүген алай түгел. Сез игътибарлы булырга, сыйфатлы итеп эшләргә, килгәннәре өчен рәхмәт әйтергә тиеш. Алайса, кабул иткәнегез өчен, күбрәк рәхмәтне сезгә әйтәләр иде»...