Идрис Газиев Казанда Тукай чоры музыкасына багышланган лекцияләр циклын башлап җибәрде
5 февральдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Идрис Газиев тәкъдим итә» циклыннан беренче лекция-концерт узды. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев тамашачыларны «Тукай чоры аһәңнәре» белән таныштырды. Әлеге цикл бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан оештырыла.
Чарада ХХ гасыр башындагы шәһәр татарларының музыкаль мәдәнияте, яңарыш чоры үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелде. Идрис Газиев озак эзләнүләр нәтиҗәсендә тапкан уникаль граммофон язмаларын ...