Самарада хәйрия фонды оештырылды
Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Самарада хәйрия фонды оештырылды» дигән язмасы чыкты. Бу хакта газетаның Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы «Ихсан» волонтерлар җәмгыяте эшчәнлеге турында күпләребез белә. Махсус хәрби операция зонасындагы милләттәшләребезгә ярдәм итүләре, өлкә һәм шәһәр күләмендә дини чаралар, ифтар мәҗлесләре оештырулары турында газетабыз битләрендә һәрдаим язып торабыз.