Тинчурин театры коллективы: Азат Хөсәенов «Казан егетләре» премьерасын күрми калды
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәеновны искә алган. Ул театрда тиздән дөнья күрәчәк «Казан егетләре» спектакленә көй язган булган.
«Татар театрларының җитмештән артык спектакленә музыка иҗат иткән күренекле композитор Азат Хөсәенов вафат. Музыка – ул спектакльләрнең рухы... Шуңа да театрлар өчен композиторлар аеруча кадерле, якын. Азат Хөсәенов исеме татар музыкасы һәм татар театры дөньясында зур урын биләп тора.