Татарстан Рәисе Россия экспорт үзәге генераль директоры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ төркеме) генераль директоры Вероника Никишина белән очрашты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды. Яклар шул исәптән республика предприятие-экспортерларына ярдәм итү һәм Татарстан продукциясен тышкы базарларга чыгару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика икътисады дөньякүләм хуҗалык элемтәләре системасына интеграцияләнгән.