Татарстанда яман шешнең иң киң таралган биш төре билгеле: Былтыр рекорд санга чыктык
Узган елда 20 меңнән артык кеше үзендә рак икәнен ишеткән
Татарстанның штаттан тыш баш онкологы, Мойше Сигал исемендәге Республика онкологик клиник диспансерының медицина технологияләре нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгын бәяләү бүлеге мөдире Эдуард Ногманов Татарстанда һәр 32 нче кешенең онкологик авыру буенча исәптә торуын әйтте. 2025 елда авыру күрсәткечләре 2023, 2024 елгы нәтиҗәләрне дә узып киткән.
«2025 елның 31 декабренә булган мәгълүматларга караганда, республикада 127 мең 324 кешедә яман чир теркәлгән.