Депутатлар Алексеевск районында яңартыла торган мәдәният йортын һәм ЗАГС бинасын карады
РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов һәм парламентның түбән палатасы буенча аның коллегасы Айдар Метшин эш сәфәре белән Татарстанның Алексеевск районында булды. Бердәмроссиялеләр партиянең халык программасы объектларында - Коры Көрнәле авылындагы мәдәният йортында һәм район үзәгендәге ЗАГС бүлегендә булдылар, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Коры Көрнәле авылындагы мәдәният йорты 1965 елда төзелгән. Узган ел бинада капиталь ремонт эшләре башланган.