Татарстанда 35 градуска җиткән салкыннардан соң температура фоны күтәрелә башлый
Бүген, 5 февральдә, Татарстанда аномаль салкыннардан соң температура фоны күтәрелә башлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төбәк территориясендә явым-төшем ихтималы аз.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җилнең тизлеге көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәя (шул исәптән Казанда да). Юлларда бозлавык хасил булачак.
Төнлә һава температурасы...