«Татмедиа» газета-журналларга язылучылар арасында 100 мең сум һәм бүләкләр уйнатты
Бүген, 4 февральдә «Татмедиа»да газета-журналларга язылучылар арасында 100 мең сум һәм кыйммәтле бүләкләр уйнатты. Акциядә Татарстан һәм Башкортстаннан, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан 691 укучы катнашты. Төп призны, 100 мең сумны, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районыннан Тәскирә Кашапова алды (379 нчы катнашучы).
«Акциянең иң яшь катнашучысына дүрт яшь кенә, аның исеме Айзилә Бикмуллина, ул Биектау районыннан. Ул «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын алдыра.