«Татэнергосбыт» күп балалы гаиләләргә ташламалар турында искә төшерде
Татарстанда яшәүче күп балалы гаиләләр, электр энергиясен куллану күләменә карамастан, кулланылган ресурслар өчен беренче диапазон бәясеннән түлиләр. Бу хакта бүген «Татэнергосбыт» АҖ матбугат хезмәтендә «Татар-информ» га хәбәр иттеләр.
«Күп балалы гаиләләр, куллану күләмнәренә карамастан, электр энергиясен беренче диапазон бәясеннән файдаланалар. Моның өчен гаиләләргә күп балалы гаилә таныклыгын «Татэнергосбыт» АҖенә җибәрергә кирәк. 2026 елның гыйнварында күп балалы гаилә таныклыгын 1074 кулланучы биргән»...