Татарстанда яман шештән үлем арткан, ә диагноз куелгач, бер ел эчендә үлүчеләр кимегән
Татарстанда онкологиянең барлык төрләреннән үлем күрсәткечләре, алдагы елга караганда, 4,3 процентка арткан. 2025 елда ул 100 меңгә 187,7 кеше тәшкил иткән.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Татарстанның штаттан тыш баш онкологы, М.Сигал исемендәге Республика онкологик клиник диспансерының медицина технологияләре нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгын бәяләү бүлеге мөдире Эдуард Ногманов әйтте.
Ул 2025 елдан онкологик авыруларга каршы көрәш программасы...