Казанда «Буран» планы төн уртасында төгәлләнәчәк
Татарстан башкаласында «Буран» планы төн уртасында төгәлләнәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
5 февральдән сәнгать, музыка, спорт һәм сәнгать мәктәпләре, мәдәният йортлары һәм яшүсмерләр клублары гадәти эш графигына әйләнеп кайта, дип билгеләп үттеләр шәһәр администрациясендә.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары көндезге режимга бүген, 4 февральдә, кайттылар.
Шул ук вакытта шәһәрдә кар җыю эшләре дәвам итә. «Машиналарны урам-юл челтәре буйлап калдырмавыгызны сорыйбыз»...