Чакмагышта шагыйрә Руниза Даутованың иҗат кичәсе һәм туган тел укытучылары семинары булды
Башкортстанда урнашкан Чакмагыш районындагы Иске Калмаш авылы мәктәбендә районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үткәрелде. Семинар эше башланыр алдыннан «Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы» дигән мактаулы исем иясе, районның күренекле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руниза Даутова белән иҗади очрашу узды. Очрашу форматында барган әдәби кичә «Нурга күмеп яшик дөньяны!» дип аталды.
- Руниза Даутова – мәгариф тармагының хезмәт ветераны, билгеле шагыйрә һәм...