«Син уенда» Бөтенроссия спорт проектлары бәйгесенең VI сезоны башланды
Гыйнвар ахырында «Син уенда» Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының VI сезоны башланды.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Россия Президенты 2030 елга физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның өлешен 70 процентка җиткерү бурычын куйган. Аның сүзләренчә, «Син уенда» бәйгесе бу максатка ирешүгә өлеш кертә һәм һәр сезон саен колачы киңәя.
Ул билгеләп үткәнчә, биш сезон эчендә конкурска илнең барлык төбәкләреннән 21 меңнән артык гариза килгән...