Новак 2026 елда инфляция 4-4,5 процент дәрәҗәсендә булачак дип фаразлый
2026 елда Россия икътисады 1-1,2 процентка үсәчәк, ә илдә инфляция 4-4,5 процент дәрәҗәсендә булачак. РФ вице-премьеры Александр Новак Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты утырышында шундый фаразлары белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«2026 елга килгәндә, без тулаем эчке продукт сакланыр дип көтәбез. Аның үсеше, беренче чиратта, эчке драйверлар хисабына 1-1,3 процент тәшкил итәчәк. Инфляция 4-4,5 процент дәрәҗәсендә көтелә», - диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары.
...