Синоптик Шувалов: Татарстанда февраль салкын булачак
Алдагы ункөнлектә Татарстанда температураның тискәре аномалиясе көтелә, ул -5-6 градус тәшкил итәчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Бөтен февраль нормадан түбәнрәк булсын өчен бу җитәрлек. Айның икенче яртысы беренчесенә караганда салкынрак булыр, мөгаен. Тулаем алганда, февраль температура буенча климатик нормага карата 2-3 градуска түбәнрәк булачак», - дип аңлатты ул.
Климат үлчәмнәре буенча февраль аз карлы һәм шактый салкын ай санала.