Татарстан Гидрометеоүзәге республиканың кар иң күп яуган шәһәрләрен атады
Гыйнвар аенда Татарстанның көнбатыш районнарында иң күп кар яуган. Казанда айлык норманың – 150 проценты, Арчада 200 проценты күләмендә, ә Түбән Карамалыда тагын да күбрәк кар яуган. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Күпчелек районнарда гыйнвар аенда уртача айлык явым-төшем күләме - 39-83 миллиметр, ягъни айлык норманың 128-222 процентын тәшкил итте. Шул ук вакытта, ике районда – Бөгелмә һәм Азнакайда ...