Төмәннән Вера: Эшеңнең профессионалы булу өчен актив тормыш позициясенә ия булу кирәк
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Лариса Тузмөхәмәтованың татар яшьләре берлеге оешмасының актив әгъзасы Вера Бикмеева турында «Иҗат сөюче табибә» дигән язмасы чыкты.
«Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге оешмасының актив әгъзасы Вера Бикмееваның иҗади кул эшләрен күргәч, чын күңелдән сокланасың, ә узган елда ул үзенең мәхәббәт исемле татар бизәнү әйберләре брендын булдырды. Биредә татар стилендә ясалган алкалар, чулпыларның төрлесен сайлап алырга була. Вера Венер кызының үзе һәм иҗаты белән якыннан таныштык.