«KazanForum - 2026»га вице-премьер Барадар җитәкчелегендә Әфганстан делегациясе киләчәк
Әфганстан хөкүмәте делегациясе «KazanForum - 2026»га килергә планлаштырыла. Узган елдагы кебек үк, делегацияне Әфганстанның икътисади мәсьәләләр буенча вице-премьеры Абдул гани Барадар җитәкләячәк. Аның белән профильле министрлар һәм 50 эре бизнес-компания башлыклары киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчелеге хәбәр итте.
«Әфганстан Ислам Әмирлеге делегациясе – KazanForum ислам форумының традицион катнашучысы. Быел Әфганстан җитәкчелеге Россия министрлары...