Ике имтихан тапшырып, көллияткә китәсеңме, дүрт имтихан тапшырып, мәктәптә каласыңмы?
Экспериментка нинди белгечлекләр һәм кайсы көллият-техникумнар кертелгән?
Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренчә, экспериментта республиканың 51 урта һөнәри уку йорты катнаша. Барлыгы 40 һөнәри белгечлек сайланган.
Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, эксперименттагы белгечлекләр хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне исәпкә алып сайланган. Алар ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә билгеләнгән иң зур ихтыяҗ булган һөнәрләр исемлегенә туры килә.