Ике предметтан гына имтихан биреп керү экспериментында 51 көллият катнаша
Төп дәүләт имтиханын тапшыру тәртибендә үзгәрешләр кертелә. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар ике предметтан (математика, рус теле) гына имтихан тапшырып та махсус урта уку йортларына укырга керә алачак. Әлеге эксперимент өчен билгеләнгән көллиятләр һәм белгечлекләр турында "Татар-информ" агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренчә, экспериментта республиканың 51 урта һөнәри уку йорты катнаша. Барлыгы 40 һөнәри белгечлек сайланган.