Миңнеханов Оман Сәүдә палатасы рәисе белән ислам финанславын үстерү турында сөйләйште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Фәйсал Абдулла Әл Равас белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов халыкара форумны уздыруның әһәмиятен билгеләп үтте һәм республиканың Россия белән ислам дөньясы арасындагы багланышларда төп роль уйнавын искәртте.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Республика Рәисе шулай ук Татарстанның ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча илнең сынау төбәге итеп сайлануын әйтте.