Рөстәм Миңнеханов Маскатта OMNEX 2026 сәүдә күргәзмәсен ачуда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Маскатта OMNEX 2026 Оман халыкара сәүдә күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Форум инновацияләр, заманча технологияләр һәм туризм мәсьәләләренә багышланган. Татарстан күргәзмәдә беренче тапкыр гына катнаша һәм үз стендын тәкъдим итте. Рәсми ачылышка кадәр аны Оман король гаиләсе вәкилләре, шул исәптән Сәид Фейсал бен Турки бен Мәхмүт Әл Сәид, шулай ук Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты...