Алексей Песошин Сталинградны саклаучыларның батырлыгы турында искә төшерде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлады. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул үзенең мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, бу дата ил тарихында аерым урын алып тора, Бөек Ватан сугышының төп бәрелешләренең берсендә һичнәрсә белән алыштыра алмаслык югалтуларга бәйле кайгыны һәм җиңү шатлыгын берләштерә.