Татарстан Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң үтемле төбәк парламенты дип табылды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң үтемле төбәк парламенты дип табылды. «Россия төбәкләре парламентларының ачыклык рейтингы» нәтиҗәләре шул хакта сөйли.
«1870» шәһәр идарәсен үстерү фонды тарафыннан үткәрелгән тикшеренү 2023 елдан алып 2025 елның уртасына кадәрге чорны үз эченә ала, дип яза «Коммерсант».
РФ субъектлары парламентларының эшчәнлеге карарлар кабул итүнең ачыклыгы, закон чыгару эше, кире элемтә, шулай ук эчке ачыклык, социаль үтемлелек...