Түбәтәйле Тукай
Түбәтәйле Тукай
Янә язлар җитте җиргә,
Янә яшәрде үлән,
Яздай яшьлек минутларын
Киләчәктәдер күрәм.
Тукай! Аянычлы язмыш,
Ләкин моң тулы йөрәк,
Иҗатның үрге ноктасы –
Татарларга УЛ кирәк!
Үз чорында ук билгеле
Яшь шагыйрь тыйнак булган.
Күпләп әсәр бастырса да,
Түбәтәе дә булмаган.
Фотога төшергә килгәч,
Нәшир Гыйльметдин Шәрәф
Оялчан шагыйрьгә сузган
Өр-яңа матур бер фәс.