Казанда 2 февральдә укучыларны янәдән дистанцион укытуга күчерәчәкләр
Дүшәмбе, 2 февральдә, Казан гомуми белем бирү мәктәпләре дистанцион һәм электрон форматта эшләвен дәвам итәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Бу хакта карар көчле кар яву дәвам итү һәм «Буран» планы гамәлдә булу сәбәпле кабул ителгән.
Балалар бакчаларында ата-аналары өйдә калдыра алмаган балалар өчен дежур төркемнәр эшләячәк.
Музыка, сәнгать һәм спорт мәктәпләрендәге, яшүсмерләр клубларындагы дәресләр, шулай ук мәдәният йортларындагы чаралар үткәрелмәячәк.