Чүпрәле фермеры Равил Бикчуров: Шикәр комының үзкыйммәте 35 сумнан да артырга тиеш түгел
Чүпрәле районы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе, КФХ башлыгы Равил Бикчуров фикеренчә, шикәр комының үзкыйммәте 30-35 сумнан артырга тиеш түгел. Бу хакта ул Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе корылтаенда сөйләде.
Ул үз хуҗалыгында былтыр сыра кайнату өчен арпа, борчак, соя, шулай ук шикәр чөгендере үстергәннәрен әйтте. «Шикәр чөгендерен Буа, Ульяновск шикәр заводларына 17 мең тонна тапшырдык, 1300 тонна шикәр комы алдык.