Хиҗап көне: Сайлау һәм сынау
1 февраль Халыкара хиҗап көне билгеләнә. Аның төп максаты — мөслимәләр өчен хиҗапның, яулыкның әһәмиятен аңлату, җәмгыятьтәге стереотипларны җимерү. Бу көн мөслимәләрнең яулык бәйләп йөрү хокукын яклау нияте белән гамәлгә куелган.
Азатлык радиосы Татарстаннан китәргә мәҗбүр булган берничә яулыклы мөслимә белән сөйләшеп, башка илләрдә хиҗапка карата мөнәсәбәт, җәмгыятьнең кабул итүе һәм мөслимәләрнең үзләрен ничек хис итүе турында фикерләрен белеште.
Дөнья хиҗап көне – Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан рәсми танылган көн түгел...