Мәскәүдә татар кичәләре оештыручы Галиябану ханым: Татар кичәләре –туган якның бер кисәге
«Татарча аралашу, татарлар белән аралашу җитми. Аларның шәһәрдә туып үскәннәренең дә балачагы әби-бабай янында авылда үткән. Ностальгия. Мәсәлән, минем ирем Мәскәү егете булса да, әбисе чыгышы белән Татарстанның Апас районыннан. Ул әбисенең коймак пешергәндә татарча җырлавын искә ала. Татар клубына беренче мәртәбә килгәч тә әбисен исенә төшергән.
Күпләр өчен безнең татар кичәләре – туган якның бер кисәге. Безнең формат – татар туе. Мин беренче килгән кешеләргә шулай дим: «Үзегезне татар туена килгән кебек хис итегез!