Татарстан фермерларында мөгезле эре терлек 6209 башка кимегән
Татарстан фермерларында мөгезле эре терлек 6209 башка, шул исәптән сыерлар саны 3660 башка кимегән. Бу хакта бүген Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгышыннан билгеле булды.
Статистика буенча, кече хуҗалык формалары тарафыннан 2025 елда 160 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу 2024 елга караганда 6 процентка артык...