Камал театрында булачак театр рәссамнарының күргәзмәсе ачылды
Камал театры үзенең күргәзмәләр юнәлешендәге эшчәнлеген Н.И. Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесының 130 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең 150 еллыгына багышлана күргәзмә белән башлап җибәрде.
Спектакльнең туу процессына һәм сәхнәгә чыкканчы ук аны тудыручы иҗат төркемендә нинди хис-кичерешләр тудыруына багышланган «Ожидание» күргәзмәсе Камал театрының икенче каттагы фойесында ачылды.
«Рәссамнарның эшен сәхнәдә күрсәк тә, аның ничек башланганын тамашачы белми.