Миңнеханов һәм Сәфәров Мөхәммәтшинны орден алуы белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнү уңаеннан котлаулар килүе дәвам итә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аны беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, югары дәүләт бүләге Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстанның закон чыгару системасын үстерүгә, Россия парламентаризмын камилләштерүгә керткән зур өлешен, шулай ук гомумдәүләт актуаль бурычларын хәл итүдә шәхсән катнашуын тану булды.