Зәй районы «Кояшкай» балалар бакчасында «Блокада икмәге» патриотик акциясе узды
27 гыйнвар – Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итү көне. Бу истәлекле көн уңаеннан «Кояшкай» балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә «Блокада икмәге» һәм «Блокада карлыгачы» дип исемләнгән патриотик акцияләр үткәрелгән. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итте.
Тәрбияче Гөлшат Әгъзәмова балаларга блокада символы – икмәкнең ачлыктан үлүчеләр өчен бик кадерле ризык булганын сөйләгән. Балалар фронттагы, тылдагы, чолганыштагы кешеләргә бер кисәк икмәкнең нинди авырлык белән эләккәнен аңлаган.