Шамил Садыйков: «Татарстан» – безнең төп журнал
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татарстан» журналының 105 еллыгына багышланган тантаналы чарада басманың әһәмиятле ролен һәм югары статусын ассызыклады.
«Рөстәм Миңнехановның өстәлендә нәкъ менә «Татарстан» журналы тора – «Татмедиа» басмалары арасыннан бердәнбер журнал. Бу, әлбәттә, сезнең эшегезнең мөһимлегенең, катлаулылыгының һәм җаваплылыгының күрсәткече», – дип мөрәҗәгать итте Садыйков редакция коллективына.
Медиахолдинг башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый бәйрәм –журналга карата зур хөрмәт билгесе.