Ульяновскида Татар теле һәм мәдәнияте көне уңаеннан милли бәйрәм узды
Ульяновск Татар мәдәни үзәгендә Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узган. Милли бәйрәмне Ленин районы администрациясе һәм җирле татар автономиясе оештырган. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы хәбәр итте.
Татар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган күркәм чара мәдәни үзәкнең бәйрәмчә бизәлгән фойесында башланып киткән. Тантана кунаклары башта 17нче номерлы милли китапханә һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре тырышлыгы белән әзерләнгән милли күргәзмәләр һәм остаханәләр белән танышкан.