Дирижер Миләүшә Тәминдарова: Милли хор жанрында кадрларга кытлык бик зур
Татарстан Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясендә ТР камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова татар телле хор жанрында белгечләргә кытлык зур булуы турында әйтте. Бу хакта «Миллиард. Татар» басмасы телеграм-каналында яза.
«Милли кадрларга, бигрәк тә татар теле белән бәйле хор жанрында белгечләргә кытлык бик зур», - дип ассызыклады ул. Тәминдарова консерватория белән мәдәният институтына үз коллективын мондый белгечләр әзерләү өчен гамәли база буларак кулланырга тәкъдим итте.