1 февральдән баласы туган гаиләләргә түләү: Татарстанда яшәүчеләр күпме алачак
Балалы гаиләләргә бала туганда яки уллыкка алганда бер мәртәбә акча түләү ярдәм итү чараларының берсе булып тора. 1 февральдән әлеге түләү күләме 5,6 процентка индексацияләнәчәк. Татарстан халкы нинди суммага өмет итә ала һәм ул нәрсәгә бәйле булачак – «Татар-информ» материалында.
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне барлык гаиләләр дә ала — керемнәр дәрәҗәсе һәм балалар саны роль уйнамый. Ата-аналарның статусы да мөһим түгел: алар рәсми рәвештә эшкә урнашырга, үзләре өчен эшләргә...