Татарстанда елга ике мәртәбә «Сәнгать әһелләре декадасы» уздырылачак
Мәдәният министрлыгы быелдан башлап «Сәнгать әһелләре декадасы»н башлап җибәрә. «Ул елга 2 мәртәбә узачак – майның өченче декадасы һәм октябрьнең өченче декадасы. Һәр декада Татарстанның күренекле мәдәният әһелләре – язмышлары һәм иҗатлары белән республиканың мәдәни коды нигезен формалаштырган шәхесләр юбилейлары белән төзеләчәк. Аларның күбесе бер чорда яшәп, бер-берсен белеп торганнар, берүк чынбарлыкны яктыртканнар», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова «2025 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары...