Болгар ислам академиясе чираттагы тапкыр илдәге алдынгы уку йорты дип танылган
«Болгар ислам академиясенең фәнни-мәгариф һәм халыкара эшчәнлеге: казанышлар һәм перспективалар» дип аталган матбугат конференциясендә әлеге уку йорты җитәкчелеге катнашты. Академиянең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов уку йортының уңышлары һәм яңалыклары белән таныштырып үтте.
«Ислам мәгарифе советы вузлар арасында мониторинг уздыра. Һәм академия чираттагы тапкыр алдынгы булып таныла. Бүгенге көндә илдә барлыгы 12 югары дини уку йорты бар. Безнең өчен бу җиңүләр – горурлык!