2027 елда россиялеләр картлык буенча пенсиягә чыкмаячак
2027 елда Россиядә яшәүчеләр картлык буенча пенсиягә чыкмаячак, чөнки аңа пенсия яшен арттыруның күчеш чоры туры киләчәк. Бу хакта икътисади аналитик Денис Миролюбов сөйләде, дип яза «Абзац» басмасы.
«2023, 2025 һәм 2027 елларда беркем дә нәкъ менә шушы календарь елында тиешле яшькә җитми. Ягъни яшь чиге сикереп үтә, һәм бу елларда бер үк вакытта тиешле яшькә җиткән һәм кирәкле стажга ия кешеләр юк», – дип аңлатты белгеч.
Пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 60 яшьтән 65 яшькә кадәр...