Песошин Татарстан халкын Ленинградны камалыштан азат итүнең 82 еллыгы белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән республика халкын, аеруча Бөек Ватан сугышы ветераннарын, совет гаскәрләренең Ленинградны немец-фашист блокадасыннан тулысынча азат итүенең 82 еллыгы белән котлады.
Алексей Песошин 1944 елның 27 гыйнварын Бөек Ватан сугышының иң мөһим даталарының берсе дип атады. Аның фикеренчә, «дөнья тарихы немец-фашист илбасарларына каршы авыр көрәш көннәрендә халкыбыз батырлыгына тиң башка батырлыкны белми».