Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаныннан инвесторны KazanForum'га чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Abdulmohsen Al-Rossais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Саад Бин Абдулмохсен Әл-Руссайс белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Abdulmohsen Al – Rossais & Sons-Согуд Гарәбстаныннан 70 елдан артык тарихы булган зур инвестиция-девелоперлык төркеме. Компания күчемсез милек, активлар белән идарә итү, сәүдә һәм технологияләр өлкәсендә эшли.
Әңгәмәдәшен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә...