Теркәмәгән өчен – штраф: Казанда этләргә чип куйдыру таләбе үтәлүен тикшерү рейды узды
Казанның Горки-Әмәт урманында йорт хайваннарын карау кагыйдәләре үтәлүен тикшерү рейды узды. Ветеринария хезмәте белгечләре эт хуҗаларын туктатты, хайваннары теркәлгәнме икәнен тикшерде һәм этләргә ни өчен чип куйдыру мәҗбүри булуын аңлатты.
«Чип куйдыру процедурасы хайван өчен куркыныч түгел, эт бернинди авырту сизми»
Татарстанда узган елның 1 гыйнварыннан этләрне «ВетИС» федераль дәүләт мәгълүмат системасында «Хорриот» компонентында мәҗбүри теркәү таләбе гамәлгә керде. Бу процедура...